Юл статистикасы
Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре 387 юл кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 40ын - полициянең участок вәкилләре. Дәүләт теркәү номерлары укылмаган - 10, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән - 7, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән - 30, машина кую кагыйдәләрен бозган, ягъни транспорт чарасын инвалидлар өчен...
Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре 387 юл кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 40ын - полициянең участок вәкилләре.
Дәүләт теркәү номерлары укылмаган - 10, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән - 7, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән - 30, машина кую кагыйдәләрен бозган, ягъни транспорт чарасын инвалидлар өчен көйләнгән урынга куйган - 33, юл билгесе таләпләрен үтәмәгән - 92, туктау яки машина кую кагыйдәләрен бозган - 124, куллануга яраксыз машина руле артына утырган - 20 машина хуҗасы тоткарланган. Иминлек каешын эләктерү кагыйдәләрен бозган 8 шофер һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган 8 җәяүле җәзага тартылган. Сигез район кешесенә - штраф түләмәгән өчен һәм өчесенә алкоголь кулланган килеш машина белән идарә иткән өчен административ беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев