Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Юл статистикасы

Аксубай районы дәүләт автомобиль инспекторлары беренче кварталга йомгак ясадылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре 2017 елның өч аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 1118 кешене ачыклаган, ә полициянең участок вәкилләре 159 тәртип бозучыны теркәгән. Кагыйдә бозучылар арасында юл билгеләренә битараф булганнар беренче урынны алып тора - 490 машина йөртүче, 84 кеше - транспорт чарасына...

Аксубай районы дәүләт автомобиль инспекторлары беренче кварталга йомгак ясадылар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре 2017 елның өч аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 1118 кешене ачыклаган, ә полициянең участок вәкилләре 159 тәртип бозучыны теркәгән. Кагыйдә бозучылар арасында юл билгеләренә битараф булганнар беренче урынны алып тора - 490 машина йөртүче, 84 кеше - транспорт чарасына ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән, 64е - куллану тыелган транспорт чарасы руле артына утырган, 56сы - машинаны туктау яки инвалидларга билгеләнгән туктап тору урынына кагылышлы кагыйдәне бозган, 27се - дәүләт билгеләре укырлык булмаган машина руле артына утырган, 18 машина йөртүченең транспорт чарасы тиешле тәртиптә теркәлмәгән, 10сының идарә итү таныклыгы булмаган, 7се идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш машинага утырган, 38 шоферның үзләре белән документлары булмаган, 46сы - иминлек каешын кулланмаган, 19ы - балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән. Җиде очракта машина йөртүчеләр юл һәлакәте булган урынны калдырып киткән, 19 шофер салган килеш руль артына утырган. Агымдагы елның беренче кварталында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 38 җәяүле, штраф түләмәгән 46 машина йөртүче җәзага тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев