Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Мотоциклны – штраф тукталышка

Көннәр җылыта башлау белән район юлларында мотоциклда йөрүчеләр пәйда була башлады. Озакка сузылган кыштан соң кайбер мотоциклчыларның әлеге техникага идарә итү осталыгы чамалы булу өстенә, алар үзләренең тормышына гына түгел, юл хәрәкәте катнашучыларына да куркыныч тудырып, юл йөрү кагыйдәләрен бозуны нигә дә саямыйлар. Россия ЭЭМың Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре...

Көннәр җылыта башлау белән район юлларында мотоциклда йөрүчеләр пәйда була башлады.

Озакка сузылган кыштан соң кайбер мотоциклчыларның әлеге техникага идарә итү осталыгы чамалы булу өстенә, алар үзләренең тормышына гына түгел, юл хәрәкәте катнашучыларына да куркыныч тудырып, юл йөрү кагыйдәләрен бозуны нигә дә саямыйлар. Россия ЭЭМың Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район юлларында үз хезмәтләрен үтәгәндә бер көндә шундый ике кагыйдә бозучыны теркәделәр. Бер мотоциклчы - Аксубай - Федоровка юлында, икенчесе Аксубай - Иске Үзи трассасында тоткарланды.

- Мотоцикл йөртүчеләр икесе дә таныклыксыз һәм автошлемсыз иде. Өстәвенә алар үз гомерләрен генә куркыныч астына куймыйча, пассажирларны да утыртканнар, - дип белдерде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Ә бер мотоцикл йөртүче исерек тә иде.

Полиция хезмәткәрләре аларга административ беркетмә төзиләр һәм эвакуатор чакыртып, техниканы штраф тукталышка озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев