Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Ике бала юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Пассажир балаларның юлларда гомере өзелүе һәм төрле җәрәхәтләр алуы Татарстан дәүләт автоинспекторларында борчу тудыра. Ыгы-зыгы вакытта профилактик чараларны, рейдларны, балаларны утыртып йөртү кагыйдәләренә салкын караган кагыйдә бозучыларга каршы көрәштә мөһим булган башка алымнарны Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә даими кулланалар. 12 яшькә кадәрле балаларны транспорт чарасында утыртып йөртү Кагыйдәләренә нигезләнеп,...

Пассажир балаларның юлларда гомере өзелүе һәм төрле җәрәхәтләр алуы Татарстан дәүләт автоинспекторларында борчу тудыра.

Ыгы-зыгы вакытта профилактик чараларны, рейдларны, балаларны утыртып йөртү кагыйдәләренә салкын караган кагыйдә бозучыларга каршы көрәштә мөһим булган башка алымнарны Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә даими кулланалар.

12 яшькә кадәрле балаларны транспорт чарасында утыртып йөртү Кагыйдәләренә нигезләнеп, аларны утыртып йөрткәндә баланың буена һәм авырлыгына туры килгән махсус җайланмалар кулланылырга тиеш. Район автоинспекторлары кисәткәнчә, адаптер, каркассыз кәнәфиләр һ.б. төрле җайланмалар балалар өчен каралган тулы кыйммәтле автокәнәфиләрне алмаштыра алмый. Балаларны махсус җайланмаларсыз утыртып йөртү катгый тыела.

Гыйнвар каникуллары вакытында Кузайкино - Нурлат автомобиль юлында пассажир бала катнашында юл һәлакәте килеп чыга - "ВАЗ" һәм "Газель" машиналары бәрелешә. Бәхеткә, автокәнәфи куллану сәбәпле балага зур зыян килми.

31 март көнне 14 сәгать 50 минутта Аксубай бистәсенең Золин һәм Октябрь урамнары киселешендә "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе 2008 елда туган баланы таптата. Кызчык җәяүлеләр кичүеннән юлны йөгереп чыга торган була. Нәтиҗәдә бала Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә, ярдәм күрсәтелгәннән соң өенә озатыла.

- Бала бары тик, үзе дә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгән һәм сабыен даими контрольдә тоткан өлкәннәр озатуында гына юлда имин йөри ала. Балалар урамда мөстәкыйль хәрәкәт иткәнчегә кадәр берничә еллар дәвамында әти- әниләре озатуында булалар: башта күтәргән килеш һәм коляскада, аннан соң җитәкләп. Әти-әниләр сабыйларны балалар бакчасына илтәләр, алып кайталар, беренче елны хәтта мәктәпкә дә озатып йөриләр. Димәк, үз үрнәгеңдә тиешле күнекмәләрне бирер, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатыр өчен вакыт җитәрлек, - дип саный Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Шуңа игътибар итәргә кирәк, фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп әйткәндә, 10-12 яшьлек балаларның әйләнә-тирәне күзәтү мөмкинлеге олыларныкына караганда билгеле дәрәҗәдә түбән. Өлкән кеше бер күз ташлаганда күрергә өлгергән мәгълүматларны алу өчен, балага ике тапкыр күбрәк вакыт таләп ителә. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда аларга хәлгә дөрес бәя бирү өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк. Балага җәяүлеләр кичүендә бары тик машина йөртүченең тукталып калуына һәм аның хәрәкәткә өстенлек бирүенә инанган очракта гына юлны аркылы чыгарга кирәклеге хакында аңлатырга. Ата- аналарга үтенеп мөрәҗәгать итәм - балаларыгызны (укучыларны) урамга чыгарып җибәргәндә, уяу һәм сак бул, дип өндәп кенә калмагыз, юл йөрү кагыйдәләрен үзегезнең үрнәгегездә күрсәтергә тырышыгыз. Тәртип күнекмәләре гаиләдә формалаша, шуны истән чыгармагыз.

Фото: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев