Өч көндә – ике юл һәлакәте
Юл, иминлек, инспектор

Өч көндә – ике юл һәлакәте

Аксубай янгын-коткару гарнизоны хәбәр иткәнчә, районда өч көн эчендә зыян күрүчеләр белән ике юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Беренчесе 25 май көнне 22 сәгать 29 минутта Аксубай - Әлмәт юлында, Федоровка поселогыннан ерак түгел була. 46 яшьлек шофер идарә иткән "ВАЗ-2109" автомобиле "Урал" машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина хуҗасы хастаханәгә...

Аксубай янгын-коткару гарнизоны хәбәр иткәнчә, районда өч көн эчендә зыян күрүчеләр белән ике юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.

Беренчесе 25 май көнне 22 сәгать 29 минутта Аксубай - Әлмәт юлында, Федоровка поселогыннан ерак түгел була. 46 яшьлек шофер идарә иткән "ВАЗ-2109" автомобиле "Урал" машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина хуҗасы хастаханәгә эләккән.

Якшәмбе, 28 май көнне төштән соң Чистай-Нурлат-Аксубай юлында, Трудолюбово авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. "14"ле машинасы руле артына утырган 41 яшьлек хатын-кыз идарәне югалта һәм юл читенә тәгәри. Хатын-кыз Аксубай хастаханәсенә китерелә.


Нет комментариев