Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Баш Дәүләт автоинспекторы жезлын изәү белән

Иске Ильдеряк мәктәп укучылары барлык хыялларны чынга ашыручы могҗизалы тылсымлы таякны күрү бәхетенә ирештеләр. Татарстанның баш Дәүләт автоинспекторы Рифкат Миңнеханов безнең районга сәфәре вакытында мәктәпнең педагог-оештыручысы, "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары" түгәрәге җитәкчесе Ирина Прохорова районның иң актив юидчылары өчен (аның укучылары берничә ел рәттән "Имин тәгәрмәч" район бәйгесенең җиңүчеләре булып,...

Иске Ильдеряк мәктәп укучылары барлык хыялларны чынга ашыручы могҗизалы тылсымлы таякны күрү бәхетенә ирештеләр.


Татарстанның баш Дәүләт автоинспекторы Рифкат Миңнеханов безнең районга сәфәре вакытында мәктәпнең педагог-оештыручысы, "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары" түгәрәге җитәкчесе Ирина Прохорова районның иң актив юидчылары өчен (аның укучылары берничә ел рәттән "Имин тәгәрмәч" район бәйгесенең җиңүчеләре булып, республикага танылганнар) автосыйныф ачуны сораган иде.

Яңа ел алдыннан, тылсымлы таяк белән изәгәндәй, юидчыларның хыялы тормышка ашты, тик кыш бабайныкы түгел, ә Татарстанның баш Дәүләт автоинспекторыныкы. Исегезгә төшерәбез, Бу Рифкат Миңнехановтан искеильдеряклыларга икенче бүләк. Әлеге очрашуда ул үсеп баручы яшь инспекторларны әзерләүгә ике велосипед вәгъдә иткән иде һәм ул әйткән сүзендә торды. Велосипедларны Дәүләт автоинспекторы киткәннән соң берничә көн үткәч китерделәр.

- Велосипедларны без дәресләрдә һәм район конкурсында сынадык инде. Автосыйныф җайланмалары, күрсәтмә материал шулай ук кулланылышта - балалар кызыксынып, күчермә сфетофорлар, юл билгеләре, магнит тактасы белән эшлиләр, - ди Ирина Прохорова. - Җәйгә боларның барысын да ачык һавада кулланырга була. Һәм без юидчылар киләчәктә дә район данын күтәреп, юл иминлеген саклаячаклар дип ышандырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев