Чуашстанның милли һәм архив эшләре буенча мәдәният министры вазыйфасын башкаручы итеп Константин Яковлев билгеләнде. Әлеге Указга шушы көннәрдә төбәк башлыгы Михаил Игнатьев кул куйган. Җәмәгать эшлеклесе, меценат Константин Геннадьевич Яковлевны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул Чуаш милли конгрессының вице-президенты, Татарстан Республикасында Чуаш милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Татарстан халкы Ассамблеясы...
Чуашстанның милли һәм архив эшләре буенча мәдәният министры вазыйфасын башкаручы итеп Константин Яковлев билгеләнде.
Әлеге Указга шушы көннәрдә төбәк башлыгы Михаил Игнатьев кул куйган. Җәмәгать эшлеклесе, меценат Константин Геннадьевич Яковлевны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул Чуаш милли конгрессының вице-президенты, Татарстан Республикасында Чуаш милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Татарстан халкы Ассамблеясы Президиумы әгъзасы, Россия чуашлары милли-мәдәни автономиясенең Федераль Совет әгъзасы, мәдәният, республиканың интеллектуаль потенциалын үстерү, этноконфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы әгъзасы булып тора.
Нет комментариев