«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Александр Жарков 2022 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында җиңүче булды.
2022 ел урагы бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли башлаганнан бирле игенче өчен икенчесе булды. Ул монда алты ел эшли. Бөртекле культураларны суктыру буенча югары күрсәткечләргә ирешкән.
Аның урып-җыю сезоны нәтиҗәләрен республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да бәяләделәр, ул алдынгы комбайнчылар арасында сертификатка һәм медальгә лаек булды.
– Александр Владимирович намуслы һәм җаваплы кеше, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Ел дәвамында ул җитештерү эшләрендә мәшгуль. Язын туфрак эшкәртүдә, чәчүдән соң – үсемлекләрне химик саклау өчен эремә ташуда, аннары – терлек азыгы җитештерүдә.
Игенче бар эшкә дә оста. Узган ел ремонт эшләре вакытында ул үзәк база тимерчегендә тырмаларны ремонтлаган.
Нет комментариев