Ун көн алдан...
Яңалыклар

Ун көн алдан...

Аксубай районы гражданнары салымнарны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләп бетерергә тиешләр. Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Роза Камалова белән салымнар, аларны түләү алымнары хакында сөйләшәбез. - Аксубай районында 13265 граждан милеккә салым түләүчеләр булып тора, - дип хәбәр итте Роза Сәлих кызы. - Исәпләнгән салымнар суммасы 26 миллион...

Аксубай районы гражданнары салымнарны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләп бетерергә тиешләр.
Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Роза Камалова белән салымнар, аларны түләү алымнары хакында сөйләшәбез.
- Аксубай районында 13265 граждан милеккә салым түләүчеләр булып тора, - дип хәбәр итте Роза Сәлих кызы. - Исәпләнгән салымнар суммасы 26 миллион 95 мең сум тәшкил итә. Әлеге сумманың 7232 сумы - җир салымына, 3795 сумы - милеккә, 15068 сумы транспорт салымына туры килә.
- Салымнар ничек исәпләнә?
- Салым исәпләүләрен теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлар һәм нигезле тәртиптә салым түләүчеләрнең ташламаларга ия булу хокукы турындагы гаризаларына таянып салым органнары башкара.
- Салым белдерүләре аксубайлыларның кайберләренә ни сәбәпле килеп җитмәде?
- Гражданнарга квитанцияләр берничә очракта килмәскә мөмкин - ташламага ия очракта, әгәр гомуми исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан артмый икән һәм салым түләүче Шәхси кабинеттан файдаланганда. Башка очракларда салым түләүчегә салым турындагы белдерү кәгазе килмәгәндә яшәү урыны буенча яки күчемсез милек объекты урнашкан урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яки салым түләүченең Шәхси кабинеты аша мәгълүмат юлларга.
Салым белдерүендә төгәл булмаган мәгълүматларга тап булганда, белдерү белән бергә килгән гариза бланкын тутырып, аны теләсә нинди уңайлы алым белән салым органына тапшырырга. Гариза тикшерелгәннән соң һәм нигез булганда салым суммасы кире исәпләнелә һәм салым түләүче адресына яңа белдерү кәгазе җибәрелә.
- Салымнарны түләү алымнары турында сөйләсәгез иде...
- Гражданнар милеккә салымнарны түләүне салым органнары юллаган салым хәбәрләре һәм аларга өстәлгән түләү документларына нигезләнеп гамәлгә ашыралар. Салымнарны түбәндәге алымнар буенча түләргә мөмкин: банк бүлекләре аша, шул исәптән түләү терминаллары аша да. Квитанцияне тәкъдим итеп, Россия почтасы аша да. Электрон түләүнең дә берничә ысулы бар - түләү документы индексы буенча дәүләт һәм муниципаль төбәк порталы аша һәм шулай ук "Татарстанның электрон хөкүмәте" инфоматы аша, Россия ФНСның рәсми сайтында тәкъдим ителгән "Салымнарны түлә" интернет-сервис ярдәмендә. "Физик затлар өчен салым түләүченең Шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучылар моны салым хезмәте белән килешү төзегән партнер-банкларның берсе аша онлайн яки интерактив режимда башкара ала.
- Милеккә салымнарны түләмәү нәтиҗәсе нинди?
- Салымнарны түләмәгән очракта, салым түләү билгеләнгән сроктан соң икенче көннән - 2017 елның 2 декабреннән тотынып, бурыч суммасына Россия Банкының 1/300 рефинанслау ставкасы күләмендә түләнмәгән һәр көн исәбеннән пеня исәпләнелә башлый.
Хөрмәтле салым түләүчеләр, салым түләү вакыты җитте - 2016 ел өчен милеккә салымнарны 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләгез.

Нет комментариев