Трудолюбово җирлеге проблемалары арасында – сәүдә ноктасы булмау
Яңалыклар

Трудолюбово җирлеге проблемалары арасында – сәүдә ноктасы булмау

Трудолюбово авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы конструктив узды.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе Светлана Тарасова билгеләп үткәнчә, җирлек советының бөтен эше халык турында кайгыртуга юнәлдерелгән.
Сигез авылда 511 кеше яши. Узган чорда бер бала туган, биш кеше үлгән. 2022 елда Трудолюбово авыл җирлеге бюджеты кереме 4244,9 мең сум тәшкил иткән, ягъни планга карата 102 процент.
Авыл җирлеге башлыгы авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча ниләр эшләнүе турында җентекләп сөйләде.
– Суүткәргеч челтәренең тузуына бәйле рәвештә аварияләр еш була, – дип билгеләп үтте ул. – Һәр өзеклек шактый акчалата чыгымнар таләп итә. Бу төр эшләргә авыл җирлеге бюджетында акча каралмаган. 2023 елга җыенда әлеге мәсьәлә үзара салым акчасына хәл ителәчәк.
Өч авылдагы скважиналардан һәм башнялардан су анализы алынган. Күрсәткечләр (микробиология, бактерияләр) нормага туры килә.
Бер ел эчендә урамнарны яктырту буенча да күп эш башкарылган: эшләми торган яктырткычлар алмаштырылган, өстәмә яктырткычлар куелган.
Узган ел шулай ук торак пунктларны төзекләндерү буенча да эш алып барылган.
Хисап чорында үзара салым акчалары тулысынча үзләштерелгән. Шул исәптән Трудолюбово авылында һәм өченче Интернационал исемендәге авылда су башнялары өчен насослар сатып алганнар (145 0000 сумга); җәйге чорда территорияне чабып торганнар, үзара салым акчаларын кышын юлларны карап тотуда да кулланганнар. Агымдагы елда үзара салым буенча гражданнардан 500әр сум җыеп, юлларны тәртипкә китерү, ремонтлау эшләрен дәвам итү планлаштырыла.
Авылда яшәүчеләрнең күбесе, аерым алганда, савым сыерлары асрый һәм артып калган сөтне сата. Сөт җыючы Геннадий Карандаев халыктан бер ел эчендә – 30,2 тонна, Галина Ласточкина 20,0 тонна сөт җыйган. Савым сыерларына һәм кәҗәләргә хуҗалыклар 164400 сум күләмендә субсидия алган.
Хезмәткә сәләтле халык «МОЛКО» ҖЧҖ һәм «Аксу Агро» АФ производстволарында эшлиләр. Инвестор, пай җирләрен арендалау килешүе шартларын үтәп, алар өчен ашлык һәм акча белән тулысынча түләгән.
Авыл җирлеге башлыгы проблемаларны да яшермәде. Болар сәүдә ноктасы булмау, Октябрь авыл клубыбинасын һәм башка объектларны капиталь ремонтлау зарурлыгы. Агымдагы елда җирлек эчендәге юл челтәрләрен ремонтлау, урамнарны яктыртуны яхшырту һәм авылларны төзекләндерү, су челтәрен ремонтлау, Трудолюбово һәм Котловкада су башняларын алыштыру эшләрен дәвам итәргә кирәк.


Нет комментариев