6 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелде.
Бәйрәм алдыннан Аксубайның Яшьләр үзәгендә Татарстанның Төп канунын кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган лекция узды. Аны авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр, оешмалар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, районның хезмәт коллективлары вәкилләре тыңлады.
- 25 ел элек...

- 25 ел элек кабул ителгән Төп канун демократик җәмгыять барлыкка килү, социаль-икътисади үсеш алу, Татарстан территориясендә яшәгән Россия халыклары бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудырды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
Лекция алдыннан Татарстан Конституциясен булдыру һәм кабул итүнең төп этапларын чагылдырган видеотасмалар күрсәтелде. Лекцияне ТР Дәүләт Советы Аппаратының хокуки идарә җитәкчесе Марат Сөнгатуллин үткәрде.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, Татарстан Дәүләт Советының лекторлар төркеме әгъзалары республика районнарына лекцияләр белән сәфәр кылдылар.
Алар арасында Дәүләт Советы депутатлары, ТР Конституцион суд судьялары, хокуки идарәләр җитәкчеләре, юстиция министры, галимнәр бар.
- Татарстан Җөһүрияте Конституциясе - конституцион строй нигезләрен билгеләүче төп хокуки документ. Республикада кабул ителгән кануннар, башкарма хакимият тарафыннан кабул ителгән актлар Конституциягә туры килергә тиеш. Шуңа күрә ул республиканың Төп кануны дип атала да инде, - дип белдерде Марат Сөнгатуллин.
Лектор Татарстан Җөмһүрияте Конституциясенең сәяси-хокуки билгеләнешенә тукталды, хакимият структурасы, хакимият тармакларының вәкаләтләре, гражданнарның хокуклары, ирекләре һәм бурычлары турында бәян итте.
Нет комментариев