Террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен тикшерделәр
Яңалыклар

Террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен тикшерделәр

Район башлыгы каршындагы террорчылыкка каршы комиссия узып баручы елга йомгак ясады. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү, яңа ел каникуллары чорында террористик актларны кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрү төп мәсьәлә булды. Аксубай муниципаль районында террорчылык һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча алып барылган эшләр һәм яңа ел...

Район башлыгы каршындагы террорчылыкка каршы комиссия узып баручы елга йомгак ясады.
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү, яңа ел каникуллары чорында террористик актларны кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрү төп мәсьәлә булды.
Аксубай муниципаль районында террорчылык һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча алып барылган эшләр һәм яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү, яңа ел каникуллары чорында террористик актларны кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрү мәсьәләләре буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев хисап тотты.
Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек территориясендә террорчылыкка каршы идеологиягә каршы тору чаралары Планын гамәлгә ашыру барышы, район территориясендә террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау программаларын үтәү, Татарстан Республикасы һәм районның террорчылыкка каршы комиссия утырышы карарларын үтәү нәтиҗәләре, 2018 елга эш планын раслау турында җиткерде.
Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Радик Канәфин комиссия әгъзаларына мәгълүмати-пропаганда төркеме эше хакында сөйләде. Район массакүләм мәгълүмат чарасы аша 2017 елда террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы торуга юнәлдерелгән эшчәнлек турында район гәзите мөхәррире Айдар Моратшин хәбәр итте.
Район башлыгы Камил Гилманов киңәшмәгә йомгак ясады.
- Яңа елга багышланган чараларны үткәрү чорында барлык хезмәтләр һәм ведомстволарның да аерым - югары әзерлек режимына күчүләрен үтенәм, беренче чиратта ул хокук саклау органнары һәм МЧСка кагыла, - дип ассызыклады район башлыгы. - Мин тәкъдим итеп кенә калмыйм, ә районның барлык учреждениеләрендә дә өстәмә инструктажлар үткәрергә, урындагы затларның кизү торуларын оештырырга боерык бирәм. Яңа ел гадәттән тыш хәлләр белән кәефне төшермәскә, ә чын бәйрәм булырга тиеш. Ә кешеләр иминлеге өчен җаваплылык безгә йөкләнгән.

Нет комментариев