Яңалыклар

Татарстанда сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен субсидияне 112 миллион сумга арттырачаклар

Быел Татарстанда сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен субсидия күләмен узган ел белән чагыштырганда 112 миллион сумга арттырачаклар.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«2023 елда сөт җитештерү буенча 1 миллиард 279 миллион сум күләмендә субсидия каралган, ул федераль бюджеттан финанслана», - дип белдерделәр министрлыкта.

Моннан тыш, нәселле терлекчелеккә ярдәм өчен 1 миллиард 289 миллион сум юнәлдереләчәк, шуның 1 миллиард 113 миллион сумы мөгезле эре терлекнең нәселен яхшыртуга тотылачак.

 Чыганак: http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев