Кичә кичке сәгать 11 тирәсендә Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында, Каргалы авылы янында, юл-транспорт һәлакәте булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai автомобиле йөртүчесе имин тизлек режимын сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм Scania автомобиле белән бәрелешкән.
«Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильнең йөртүчесе урында ук үлгән. Фура йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан», - дип белдерә һәлакәт шаһитлары.
Чыганак:http://www.tatar-inform.ru
Нет комментариев