"Татарстан варислары союзы" Республика иҗтимаги оешмасына 1990 елның 15 сентябрендә нигез салына.
Районның "Бердәмлек" балалар оешмалары Союзы "Галстук иле", "Остаз-юниор", "Эзтабар иптәше", "Мираска юл" программалары буенча эшчәнлек алып бара һәм 8дән 18 яшькәчә 2850 укучыны берләштерә. Бу - райондагы барлык укучыларның 90 проценты дигән сүз.
Районның мәгариф бүлеге Мәдәният йорты...
"Татарстан варислары союзы" Республика иҗтимаги оешмасына 1990 елның 15 сентябрендә нигез салына.
Районның "Бердәмлек" балалар оешмалары Союзы "Галстук иле", "Остаз-юниор", "Эзтабар иптәше", "Мираска юл" программалары буенча эшчәнлек алып бара һәм 8дән 18 яшькәчә 2850 укучыны берләштерә. Бу - райондагы барлык укучыларның 90 проценты дигән сүз.
Районның мәгариф бүлеге Мәдәният йорты белән берлектә балалар паркында иҗтимаги оешманың туган көнен оештырганнар. Бу җәйдә парк чын-чынлап иҗат мәйданчыгына әверелде, һәм аеруча да балалар бәйрәмнәрен оештыру өчен яхшы булды.
Бәйрәмгә килүчеләрне (ә аларның исәбе 200дән артык иде) район башлыгы Камил Гилманов сәламләде
- Варислар һәм эзтабарлар безнең пионерлар буынының гореф-гадәтләрен дәвам итүчеләр, - дип билгеләп үтте ул. - Пионерлар барысы өчен дә үрнәк булдылар - варислар да шулай. Алар - мәктәпләрдә узган барлык чараларда, бистәнең һәм районның иҗтимаги тормышында актив катнашалар. Һәм, әлбәттә инде, варислар - иң яхшы укучылар. Сез - безнең иң мөһим ресурс, төп ышаныч һәм терәк. Сезнең районга, республикага, илебезгә файда китерүегезгә ышанабыз. Ә әлегә сезгә уңышлар һәм исәнлек телим.
Тантаналы мизгел дә килеп җитте. Районның төп җәйге сәхнәсендә 44 укучыны Татарстан варислары рәтенә кабул иттеләр. Болар - уку алдынгылары, олимпиадалар, бәйгеләр һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, авыл һәм район үзәге мәктәпләре активистлары. Камил Гилманов җитәкчелегендәге кадерле кунаклар аларга галстуклар бәйләделәр. Иске Ильдеряк авылыннан Анастасия Ефимова варис антын әйтү хокукына лаек булды.
Үткән елда районда "Россиянең укучылар хәрәкәте" (РУХ) балалар-яшүсмерләр оешмасына нигез салынды. 15 сентябрь көнне урта мәктәпләрдә белем алучы 14 уку алдынгыларын РУХ составына алдылар. РУХ гимны астына аларга күкрәк билгеләре тактылар.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, ЦВР директоры Николай Еграшкин һәм элеккеге пионер, Буратино балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гелметдинова да балаларны котладылар һәм изге теләкләрен белдерделәр.
- Мин 1973 елда пионер булдым, - дип сөйли Гөлшат Гелметдинова. - Һәм бүген галстуклар тагып кабат дулкынлану хисләре кичердем. Сез дә галстукларны саклап тотыгыз, өлкәннәргә һәм балаларга ярдәм итәргә әзер булыгыз, уңышларга ирешегез һәм тәртипле булыгыз.
Балалар сәнгать мәктәбенең "Фантазия" ансамбле чыгышы һәм РУХ флешмобы бәйрәмнең бизәге булды.
Нет комментариев