Социаль өлкә хезмәткәрләренең киңәйтелгән утырышында яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашты.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева 2017 елга йомгак ясады. Ул бүлек тарафыннан чишелә торган мәсьәләләр спектрының елдан ел арта баруын билгеләп үтте. Үткән елда 6500 кеше төрле ярдәм чаралары билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән. Белгечләр...
Социаль өлкә хезмәткәрләренең киңәйтелгән утырышында яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашты.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева 2017 елга йомгак ясады. Ул бүлек тарафыннан чишелә торган мәсьәләләр спектрының елдан ел арта баруын билгеләп үтте. Үткән елда 6500 кеше төрле ярдәм чаралары билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән. Белгечләр тарафыннан 82 төрдәге дәүләт хезмәтләре күрсәтелгән.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә социаль ярдәм күрсәтү чарасы иң еш таләп ителгән хезмәтләрнең берсе булып кала. 500дән күбрәк йорт хуҗасы, аз керемле гаилә буларак, 4 миллион сумнан артык күләмдә субсидия алган. Субсидия-ташлама 8 меңнән артык кешегә бирелгән. Түләнелгән акчаларның күләме 25 миллион сумнан артык.
Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өстенлекле юнәлеш булып тора. Районда яшәүче күп балалы гаиләләрдә 1445 бала тәрбияләнә. Хисап чорына күп балалы гаиләләргә ташламалар түләү өчен бер миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Социаль яклау бүлеге аша 22 пенсионер, 42 бюджет өлкәсе хезмәткәре санаторийларда үзләренең сәламәтлекләрен ныгыткан.
Районда төрле категориядәге 552 ветеран яши, шуларның 21е Бөек Ватан сугышы ветераннары. Ветераннарны торак белән тәэмин итү дәвам итә. 2017 елда ике ветеран торак алган, икесе чиратта тора.
"Нежность" КЦСОН
2017 ел дәвамында комплекс үзәгенең бөтен бүлекчәләре 5175 кешегә 224 мең хезмәт күрсәткән.
Социаль-тернәкләндерү бүлегенең торак бүлмәләрендә, аш пешерү бүлмәсендә ремонт эшләре башкарылган. СРО стационары өчен инвентарь, офис һәм компьютер техникасы сатып алынган, беренче катта яктырту челтәре ремонтланган.
"Тоз мәгарәсе" иҗтимаги проекты "Лукойл"ның иҗтимаги һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулаган һәм 250 мең сумлык грант откан. "Күңелгә якын булган почмак" проекты 300 мең сумлык грант алып килгән. Бу акчага КЦСОН территориясен төзекләндергәннәр - ял зоналары, өстәмә пандус, күләгәле япма һәм эскәмияләр урнаштырганнар, сәламәтләндерү чараларын уздыру өчен каты түшәмәле мәйданчык булдырылган. 80 мең сумга шәхси саклану чаралары яңадан тупланган.
Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 44 хезмәткәр эшли. Алар 274 кешегә хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләр үз тәрбияләрендә булган кешеләр янына атнасына 2-3 тапкыр барып йөри, килешү буенча гарантияле һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтәләр. Бригадалы эш алымы күрсәтелгән хезмәтләр исәбен арттырырга ярдәм итте. "Тәрбиягә алган гаилә" яңа эш алымы буенча хисап чорында ике кешегә хезмәт күрсәтелгән. Белгечләр өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барып, яшәү шартларын, аларның чит кешеләр тарафыннан нинди ярдәмгә мохтаҗ булуларын өйрәнәләр. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны иртәрәк ачыклау, уңышсыз гаиләләрне һәм күзәтүсез балаларны профилактикалау өстендә эшлиләр. Бу бүлек базасында мәгълүматлар банкы эшли һәм ул даими яңартылып тора. Үзәк базасында ата-аналар өчен "Гаилә кунакханәсе" эшли. Белгечләр Җиңү волонтерлары белән берлектә балалар белән ишегалды уеннары уздыралар. "Йортка әкият терапиясе" проекты белән иҗтимаги инициативалар бәйгесендә катнашканнар.
Федоровка интернат-йорты
2017 елда интернат-йортта 119 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Социаль хезмәтләр алучыларның урта яше - 72 яшь. Анда яшәүчеләр мәдәни, спорт-сәламәтләндерү чараларында актив катнашалар. Аларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итәләр. Алар өстәл теннисын теләп уйныйлар.
230 мең сумлык грант акчасы хисабына "Хәтер" проекты тормышка ашырылган. Интернатта яшәгән сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә сквер ясалган. Район җитәкчелеге, Дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин ветераннарны игътибарсыз калдырмыйлар. Аксубайның 1 нче мәктәбе укучылары, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Златоцвет" вокал төркеме, Яңа Аксубай авыл мәдәният йорты интернатта еш кунак булалар. 2017 елда "Яшь - сәламәтлеккә киртә түгел" проектын тормышка ашыруга 250 мең сумлык грант отканнар. 2018 елда спорт мәйданчыгы төзеләчәк.
Төп корпусны җылыту мәсьәләсе хәл ителгән - ике казан урнаштырылган, насослар сатып алынган һәм урнаштырылган. Янгын сигнализациясе яңартылган. Су алу скважинасы торбалары, насос алмаштырылган. Торак корпусларда косметик ремонт ясалган.Торак бүлмәләр һәм эш бүлмәләре өчен җиһазлар, склад бүлмәләре, ашханә, мунча-кер юу комплексы өчен кирәк-яраклар сатып алынган, электрон техника яңартылган.
Агымдагы елга төп бинага, мунча-кер юу комплексына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Автомобильләр, эчке һәм тышкы коммуникацияләр искергән. Суэтем башнясын алмаштырырга кирәк.
"Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты
Приютта 129 бала тернәкләндерү узган. Яшәү шартларын яхшыртуга бәйле бинада капиталь ремонт уздырылган. Идән капламы, канализация системасы алмаштырылган, баскыч һәм администрация ягы ремонтланган. Террорчылыкка каршы чараларга акча бүленгән - приют һәм ДОСААФ арасында койма куелган, барлык капкалар да алмаштырылган. Җылыту системасы насосы сатып алынган һәм урнаштырылган. Балалар киемнәре өчен яңа шкафлар сатып алынган.
"Бергә булдырабыз" проекты - приют тормышында иң мөһим вакыйга булып санала. Аны тормышка ашыруга 1 миллион 310 мең сум күләмендә акча тотылган. Бу тернәкләндерүнең яңа юнәлешләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеге биргән: "Селфи" һәм агач остасы түгәрәкләре, анимация студиясе, кунак бүлмәсе һәм урам спорт мәйданчыгы төзекләндерелгән.
Балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә 300 мең сум күләмендәге грант акчасы тотылган. Приют мәшгульлек үзәге һәм үзәк китапханә белән актив хезмәттәшлек итә.
2018 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлеген практикага кертү, мәйданчыкны төзекләндерү, җылыту системасын алмаштыру, стационар бүлекне ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук уку өчен кирәк булган җиһазларны да сатып алырга ниятлиләр.
Мәшгульлек үзәге
Хисап чорында Мәшгульлек үзәгенә 1117 кеше мөрәҗәгать иткән. 204 кеше эшсез дип танылган. 269 кеше эшкә урнаштырылган, 4 кеше һөнәри әзерлек үткән. Инвалидлар өчен эш урыннары булдырылган һәм алар җиһазландырылган. Эшсез кешеләргә башка җирлекләргә күчеп китүдә ярдәм күрсәтелгән. Үзмәшгульлекне оештыру буенча 8 эшсез кешегә финанс ярдәме күрсәтелгән. 69 кеше һөнәри белем алган. 100 өлкән һәм 190 балигъ булмаган кешегә иҗтимаги һәм вакытлы эш бирелгән. 532 граҗданга һөнәри яраклашу, 46сына - психологик, 51 кешегә социаль яраклашу буенча хезмәтләр күрсәтелгән. Инвалидлар эшкә урнаштырылган. Өч тапкыр вакансияләр ярминкәсе уздырылган, Мобиль офисның 15 тапкыр сәфәре оештырылган.
53 мәшгульлек үзәге арасыннан безнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү буенча 11 урынны били.
Район башлыгы Камил Гилманов социаль тармак җитәкчелеге һәм коллективлар эшенә югары бәя бирде. Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков, приют мөдире Гөлнар Шарашева, пешекче Гөлия Муллагалиева, кадрлар буенча белгеч Инсаф Заһретдинов район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Нет комментариев