Районга “Юл приставы“ килә
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәү аксубайлылар өчен нормага әйләнде. Аксубай районы суд приставлары хезмәтендә башкарылмаган меңнән артык производство бар. Автомобиль хуҗалары әҗәтләрен түләргә ашыкмыйлар. Суд приставлары адресатларның өйләренә баралар, әмма әлеге төр түләттерүләр буенча җыем күләме әллә ни зур түгел. -Әлеге хәлдән чыгуның юлы бар. Татарстанда бурычлы...
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны түләмәү аксубайлылар өчен нормага әйләнде.
Аксубай районы суд приставлары хезмәтендә башкарылмаган меңнән артык производство бар. Автомобиль хуҗалары әҗәтләрен түләргә ашыкмыйлар. Суд приставлары адресатларның өйләренә баралар, әмма әлеге төр түләттерүләр буенча җыем күләме әллә ни зур түгел.
-Әлеге хәлдән чыгуның юлы бар. Татарстанда бурычлы автомобильләрне эзләү өчен эшләнгән "Юл приставы" аппарат-программа комплексы үзен бары тик яхшы яктан гына танытты һәм бурычларны җыю буенча да зур процент күләмен тәэмин итте. Аның эш принцибы гади - җайланма автомобильнең дәүләт билгесенә юнәлтелә һәм экранда автомобиль хуҗасының барлык әҗәтләре буенча мәгълүмат чыга, - дип сөйли районның суд приставлары хезмәте җитәкчесе Альбина Әфләтонова. - Якын арада аны районга алып кайтырга планлаштырабыз.
Фото http://kemerovo.stoboy.ru/uploads/ckeditor/pictures/361/content_1340871429_177403.jpg сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев