Паспорт алырга –     Интернет аша
Яңалыклар

Паспорт алырга – Интернет аша

Без үзебезнең сайтта коррупциягә каршы район комиссиясенең гражданнардан кайсы хезмәтләрнең һәм ведомстволарның эшләреннән канәгать түгеллекләре турындагы сораштыру нәтиҗәләрен бастырган идек. Алар арасында Федераль миграция хезмәте идарәсе, гади итеп әйткәндә - паспорт өстәле дә бар. Гражданнар хезмәт бинасының район үзәгеннән ерак урнашуына, эш режимы һәм чиратларга бәйле канәгатьсезлек белдерәләр. Әлеге сорауны...

Без үзебезнең сайтта коррупциягә каршы район комиссиясенең гражданнардан кайсы хезмәтләрнең һәм ведомстволарның эшләреннән канәгать түгеллекләре турындагы сораштыру нәтиҗәләрен бастырган идек.


Алар арасында Федераль миграция хезмәте идарәсе, гади итеп әйткәндә - паспорт өстәле дә бар.

Гражданнар хезмәт бинасының район үзәгеннән ерак урнашуына, эш режимы һәм чиратларга бәйле канәгатьсезлек белдерәләр. Әлеге сорауны без паспорт-виза хезмәте җитәкчесенә юлладык.

-Оешмалар һәм предприятиеләрнең барысы да район үзәгендә урнаша алмый бит инде. Мин безнең хезмәт үзәктән әллә ни ерак урнашмаган дияр идем - бары тик Горький урамында гына, ә ул нәкъ менә Мазилин урамы белән кисешә. Икенчедән, эш графигы гражданнарга уңайлы булсын өчен төзелгән - кабул итүләрне без, дүшәмбе - 9.00дан 12.00гә, 13.00тән 15.00кә, сишәмбе - 13.00тән 18.00 сәгатьтән тыш, барлык эш көннәрендә алып барабыз. Шимбә көнне дә 9.00 дан 14.00 сәгатькәчә эшлибез, - дип аңлатты паспорт-виза хезмәте башлыгы Фәрит Шәязданов.

Чиратларга килгәндә, гражданнар паспорт алуга гаризаларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы аша электрон алымда бирә алалар. Россия һәм чит ил паспортына килгәндә, бүгенге көндә чит ил паспортының яңа үрнәге 10 елга бирелә. Биометрик паспортның өстенлеге шунда, ул документ иясе турындагы барлык мәгълүматларны сыйдырган - бармак эзләрен, хәтта күзнең челтәр катлауын төшергән микрочип бар. Бу чит илгә чыкканда теркәү процедурасын гадиләштерә. Хезмәт электрон алымдагы гаризаларны кабул итә һәм мөрәҗәгать итүчегә кайчан килү вакытын билгели.

Белешмәләр алу өчен 2-79-50, 2-79-67 телефоннарына шалтыратыгыз.

Фото http://istoki.tv сайтыннан алынды.


Нет комментариев