Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбендә 1-11 сыйныфларда узган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дигән дәрес «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә багышланган.
Чараның максаты – укучыларда «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы эшчәнлеге турында башлангыч күзаллау формалаштыру, шулай ук укучыларны иҗтимагый файдалы эшчәнлеккә мотивацияләү.
Сыйныф җитәкчеләре әйтүенчә, дәрес кызыклы һәм җанлы үткән, ә иң мөһиме – балалар өчен файдалы булган.
Нет комментариев