Район халкы Украинада махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче мобилизацияләнгән якташлар өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.
Мәсәлән, Иске Кыязлы авылы хатын-кызлары җыелу пунктына үз куллары белән ясаган дүрт яшеренү челтәрен алып килделәр. Ә Касим фабрикасы җитештергән балыкчылык челтәрләре сатып алу өчен авыл халкы 17 мең сум акча җыйган.
Эшмәкәр Әлфирә Шакирова хәрби операция барган территориягә гуманитар ярдәм җыю һәм озату пунктына парафин шәмнәре белән биш зур тартма китергән.
Авыл кешеләре мондый ярдәмнең мобилизацияләнгән кешеләрнең рухын күтәрәчәгенә һәм аларга нацистларга каршы көрәштә көч бирәчәгенә ышаналар.
Нет комментариев