Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Өметләр елы белән!

Тагын бер ел төгәлләнә. Ул һәр гаилә тарихында, һәр сабый һәм һәр өлкән кеше күңелендә аерым уңышлар һәм куанычлар белән уелып калачак. Әмма без барыбыз да бер гаилә - күп милләтле Аксубай районы җиреннән. Узып баручы ел аксубайлылар өчен икътисади үзгәрешләр, социаль, мәдәни, мәгариф өлкәләрендә, спортта, авыл хуҗалыгында, төзелештә яңа...

Тагын бер ел төгәлләнә. Ул һәр гаилә тарихында, һәр сабый һәм һәр өлкән кеше күңелендә аерым уңышлар һәм куанычлар белән уелып калачак. Әмма без барыбыз да бер гаилә - күп милләтле Аксубай районы җиреннән.
Узып баручы ел аксубайлылар өчен икътисади үзгәрешләр, социаль, мәдәни, мәгариф өлкәләрендә, спортта, авыл хуҗалыгында, төзелештә яңа проектларны тормышка ашыру елы булды.
Узып баручы ел, авырлыкларга карамастан, безгә бик күп казанышлар, шатлыклы мизгелләр бүләк итте, яңа тәҗрибәләр һәм тәэсирләр белән баетты. Без ныклап торып районны төзекләндерү курсын алдык, без район үзәгендә яшәүчеләрнең генә тормыш дәрәҗәсен күтәреп калмыйбыз, шулай ук зур һәм кечкенә авылларда да алдыбызга куйган максатка ышанычлы ирешәбез - авыл кешеләре өчен юллар, фельдшерлык пунктлары, клублар, спорт мәйданчыклары төзибез, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлыйбыз. Аксубай, ял зонасына, барлык буын кешеләренең ял вакытларын оештыру өчен күркәм иҗтимаги киңлекләргә әверелеп, күз алдында ямьләнә.
Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - район икътисадында төп звено. Алар районның чәчәк атуы өчен ел әйләнәсе хезмәт куялар. Игенчеләр икмәк үстерәләр, терлекчеләр тонналаган сөт савып алалар, районны ит белән тәэмин итәләр. Эшмәкәрләр дә сынатмыйлар.
Район җирлегендә эшчәнлек алып баручы нефть компанияләренең районга күрсәткән саллы ярдәмнәрен дә билгеләп үтәсе килә.
Социаль-икътисади курсны район җитәкчелеге генә түгел, Татарстан һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте дә хуплый - эшчәнлекнең төрле тармакларындагы барлык үзгәрешләр федераль, республика һәм җирле программалар ярдәмендә гамәлгә ашты. Узып баручы елда районда утыздан артык программа тормышка ашырылды, планнарны һәм проектларны үтәүгә бәйле курс алга таба да уңышлы дәвам ителәчәк.
Без Яңа - 2018 елга аяк басабыз. Аның нинди буласы, нәрсәләр алып киләсе - күп очракта безнең үзебезгә бәйле. Ел зур сәяси вакыйга - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар белән истә калачак. Район халкының бу вакыйгадан читтә калмауларына, лаеклы кандидат өчен тавыш биреп, хакимияткә ышанычны, республикабызда һәм илебездә алга таба да социаль-икътисади үсешнең алга китүен, иҗтимаги тотрыклылыкны, этникара һәм конфессияара тынычлыкны саклап калуга ышанычларын дәлилләрләр дип уйлыйм.
Үз көчеңә ышану, энтузиазм, җаваплылык барлык планнарны да гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәгенә иманым камил. Ихлас күңелемнән район халкына тынычлык, иминлек, гаилә җылысы, ныклы исәнлек, уңышлар телим! Яңа ел безнең өчен бары тик яңа өметләр һәм мөмкинлекләр елы булсын иде.
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
erid: 2Vtzqw6pLty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев