Иртәгәдән Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион акциясе башлана.
Ул 2007 елдан башлап, ел саен социаль якланмаган гаиләләрдәге укучыларга яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
– Гадәттәгечә акциядә яңа уку елы алдыннан мәктәп укучыларын шатландырырга теләүче нефтьчеләр, инвесторлар, дистәләгән оешма, предприятиеләр, иганәчеләр катнаша. Быел Аксубай районында беренче сыйныфка 200 бала барачак, төрле яшьтәге тагын 23 укучы – махсус хәрби операция зонасында катнашучыларның балалары, – дип шәрехләде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – Традиция буенча беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр бүләк итәбез, ә махсус хәрби операция зонасында катнашучыларның гаиләләренә өлкәнрәк мәктәп укучылары өчен канцтоварлар белән ярдәм итәчәкбез.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе – ирекле эш. Ләкин оештыручылар быел да игелекле йөрәкләр күп булыр дип өметләнә. Барлык нечкәлекләрне мәгариф бүлегендә белергә мөмкин.
Мәктәп укучыларына бүләкләр тантаналы шартларда, мәдәни чараларда, август дәвамында тапшырылачак.
Нет комментариев