Район Советында аппарат киңәшмәсе башланыр алдыннан Укытучылар көненә багышланган күргәзмә оештырылды.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының район архивы хезмәткәрләре киңәшмәдә катнашучыларга район газетасының төрле еллардагы саннарын тәкъдим иттеләр. Аларда районда мәгарифнең үсеше һәм үз гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешеләр турында язылган. Җитәкчеләр шулай ук мәгариф тармагының төрле чорларын чагылдырган документлар һәм иске фотосурәтләр белән дә кызыксындылар.
1986 елның 1 сентябренә ТАССРның Аксубай районында:
барлыгы 60 мәктәп булган, аларда 1452 педагог укыткан, шул исәптән:
- 30 башлангыч мәктәп, 424 укучы белем алган;
- 30 урта һәм сигезьеллык мәктәп, 6154 укучы белем алган.
2026 елның 1 сентябренә Аксубай районында:
- 26 урта һәм төп мәктәп эшли, 2152 укучы белем ала, 375 укытучы укыта;
- 10 балалар бакчасы һәм мәктәпләр каршында 17 төркем эшли, 610 бала тәрбияләнә.
Нет комментариев