Кышкы каникуллар экваторны узып китте инде: яллардан соң эшкә ничек дәртләнеп чыгарга соң
Яңалыклар

Кышкы каникуллар экваторны узып китте инде: яллардан соң эшкә ничек дәртләнеп чыгарга соң

Яңа ел каникуллары инде алтынчы көн дәвам итә. Кемдер аларны сериаллар карап, кемдер актив ял итеп – тауда, чаңгыда, шугалакта шуып үткәрә.

Яллар экваторны узып китте инде. Ял итүчеләр каникуллардан соң эшкә арып түгел, ә дәртләнеп чыгарга тиеш – Аксубай район үзәк хастаханә поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева белән шул хакта әңгәмә корабыз.

– Кайчагында озакка сузылган каникуллар кешегә начар тәэсир итә, күпләргә «бәйрәмнән соңгы синдром» авыр бирелә. Бер караганда 11 көн ял, әмма бәйрәмнәрдән соң эшкә арыган килеш чыгасың һәм янә яллар көтәсең. Шуңа күрә дөрес ял итәргә кирәк, – дип киңәш итә табиб.

Бәйрәмнәрдән соң эшкә дәртләнеп, күтәренке кәеф белән чыгу өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк:

1. Яңа ел салатлары начар түгел түгелен. Тик барысы да чама белән булырга тиеш. Бәйрәм табыныннан соң, 2 гыйнварда, сәламәтлек өчен «зарарлы» салатлардан һәм бутербродлардан баш тартып, гадәти туклануга күчү зарур.

2. Яңа ел бәйрәмнәре – ул кич утырулар, төн уртасына кадәр яраткан сериалларны карау, кунакка йөрешү вакыты. Әмма эшкә чыгар алдыннан ике көн кала вакытында йокларга ятарга һәм вакытында торырга кирәк.

3. Актив булыгыз. Өстәл артыннан торгач – тимераякта, чаңгыда яки таудан шуарга чыгарга кирәк. Сүз уңаенда, йөзү бассейны һәм спорт комплексы 3 гыйнвардан бирле эшли.

4. Эшкә чыккач, арыганчы эшләмәгез. Беренче эш көнендә акрынлап гадәти эш режимына керегез, үзегезнең эш урынын тәртипкә китерегез, эш планын корыгыз.

5. Яллардан шатлыклы хисләр алырга тырышыгыз һәм эшкә чыккач алар белән хезмәттәшләрегез белән дә бүлешегез, шулай иткәндә көн күңелле узачак.

Ә белгеч киңәшләренә кушылып, без бәйрәм көннәрендә үк үзегез өчен көнлек, атналык, айлык, еллык эш планы төзергә киңәш итәбез. Шулай иткәндә, сез тулысынча эшкә чумачаксыз.

Ә "бәйрәмнән соңгы синдром" халәте алай да узмый икән инде, димәк, моның хикмәте бәйрәмдә түгел? Ул чакта кыю рәвештә эшегезне алмаштырыгыз – яңа ел тормышны чиста биттән башлау өчен сәбәп була ала.


Нет комментариев