Коронавирусның яңа штаммы тагын да йогышлырак һәм бик тиз тарала.
«Кракен» штаммы – Омикронның «рекомбинант» чынлыгы. Аның беренче йоктыру очрагы Пенза өлкәсендә гыйнварда теркәлгән.
– Галимнәр мәгълүматлары буенча, коронавирусның бу варианты югары үлемгә китерми һәм башкаларга караганда авыррак кичерелми. Әмма ул йогышлы һәм тиз тарала, – дип сөйләде Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – «Кракен», башка кискен респираторлы йогышлы авырулар кебек үк, һава-тамчы юлы белән тапшырыла.
Белгеч аның аеруча балалар, картлар һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен куркыныч булуы турында кисәтте. Шул ук вакытта ул, хәзерге вакытта коронавируска билгеле бер иммунитет һәр кешедә диярлек бар, дип ышандырды. Шуңа күрә яңа штаммнардан куркырга кирәкми, әмма профилактика чараларын үтәүне дәвам итү мөһим.
Беренчел һәм иң нәтиҗәле чара – яңа COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация. Специфик булмаган чаралар арасында – кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып тору, битлекләр куллану, ОРВИ авыруы билгеләре булган затлар белән аралашудан саклану, иммун системасын ныгыту.
Авыруны үз агымына куярга ярамый: үзеңне начар хис иткәндә һәм үзенчәлекле билгеләр барлыкка килгәндә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев