Иске Кармәт авылында гражданнар җыенында җирлек территориясен төзекләндерү, чистарту белән шөгыльләнгән, ремонт эшләрен башкарган авылның иң актив кешеләрен бүләкләделәр.
Җирлек башлыгы Андрей Парфенов Николай Маланчевка, Василий Архиповка, Анатолий Ильменюковка, Илдар Ишмөхәммәтовка һәм Радик Минабетдиновка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Авыл чараларын уздыруда иганәче ярдәме күрсәтүчеләр Андриян Маланчев, Виктор Трофимов, Григорий Маланичев, Рәмзис Гобәйдуллин, Гарәфетдин Сабиров муниципаль берәмлек җитәкчесеннән Рәхмәт хатлары алдылар. Андрей Парфенов авылның актив кешеләренә җирлек тормышында катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Мәдәният системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен авыл мәдәният йорты директор Газинур Гыйззәтуллин да билгеләп үтелде.
Нет комментариев