Әгәр сез салым турындагы түләү хәбәрләрен алмадыгыз икән, аларны сорап салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Салым түләүче салым органына шәхсән үзе, почта аша хат юллап, "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты", "Россия УФНС (ИФНС)ка мөрәҗәгать" сервислары ярдәмендә салым хезмәтенең рәсми сайты аша мөрәҗәгать итә ала, - дип аңлатма бирде...
Әгәр сез салым турындагы түләү хәбәрләрен алмадыгыз икән, аларны сорап салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Салым түләүче салым органына шәхсән үзе, почта аша хат юллап, "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты", "Россия УФНС (ИФНС)ка мөрәҗәгать" сервислары ярдәмендә салым хезмәтенең рәсми сайты аша мөрәҗәгать итә ала, - дип аңлатма бирде салым инспекторы Денис Миронкин. - Документларны югалтканда да шулай ук аларны "Заплати налоги" ("Уплата налогов физических лиц" бүлеге) Интернет-сервистан файдаланып мөстәкыйль формалаштырырга була. "Заплати налоги" сервисы гражданнарга милеккә салым түләүләренә түләү документларын формалаштырырга һәм шулай ук онлайн режимында түләүне гамәлгә ашырырга ярдәм итә".
"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучылар салым хәбәрләрен бары тик электрон төрдә генә алалар.
Күчемсез милекләре яки транспорт чаралары булган, ләкин аларга беркайчан да салым хәбәрләре алмаган хуҗалар яки милекләренә салынган салымга бәйле салым ташламалары турында хәбәр итмәгән кешеләр, әлеге объектларның булуы хакында теләсә кайсы салым органына хәбәр итәргә тиешләр.
Транспорт чаралары, күчемсез милекләре һәм җир участоклары хуҗалары милеккә салымны һәр елны түлиләр. Бу транспорт, җир һәм физик затның милкенә салым. 2016 ел өчен милеккә салымнарны РФ Салым кодексы нигезендә 2017 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә.
Нет комментариев