Газ куркыныч
Яңалыклар

Газ куркыныч

Кышкы чор - газ җиһазларының интенсив эш сезоны. Газ җиһазларын кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү - йортыгызның иминлек нигезе. Аларга колак салмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. - Янгын - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм янгын иминлеге кагыйдәләренә игътибар итмәүләренең нәтиҗәсе ул, - дип искәртә Россия МЧСның ТР буенча МР УНД һәм ПР...

Кышкы чор - газ җиһазларының интенсив эш сезоны. Газ җиһазларын кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү - йортыгызның иминлек нигезе. Аларга колак салмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
- Янгын - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм янгын иминлеге кагыйдәләренә игътибар итмәүләренең нәтиҗәсе ул, - дип искәртә Россия МЧСның ТР буенча МР УНД һәм ПР ГУ Аксубай һәм Нурлат районнары буенча районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов. - Гражданлык кодексы нигезендә, фатирларда көнкүреш газ җиһазларын имин куллану, аларны тиешле хәлдә тоту буенча җаваплылык торак биналарның хуҗаларына һәм вакытлыча яшәүчеләр йөкләнә.
ГРАЖДАННАР, ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! ҺАВА БЕЛӘН КУШЫЛГАН ГАЗ ШАТРЛЫЙ ТОРГАН КАТНАШМАГА ӘВЕРЕЛӘ! ГАЗ ПЛИТӘСЕН КУЛЛАНУ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БОЗЫП, СЕЗ ҮЗЕГЕЗНЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, БАШКАЛАРНЫ ДА КУРКЫНЫЧ АСТЫНА КУЯСЫЗ!

Нет комментариев