Чәчәк урынына –  уенчыклар
Яңалыклар

Чәчәк урынына – уенчыклар

Аксубайда яңа өйләнешкән пар Эльвина һәм Айнур Сруровлар гаҗәп акция оештырдылар. Туй алдыннан алар барлык чакырылган кунакларга туйга чакыру белән бергә үзләренең теләкләрен дә белдерделәр - чәчәкләр түгел, ә уенчыклар бүләк итәргә. Баштан чакырылучылар аңламый торсалар да, яшь парның уенчыкларны "Хыял" приютына бүләк итү теләген белгәч, бик теләп ризалаштылар. Бу...

Аксубайда яңа өйләнешкән пар Эльвина һәм Айнур Сруровлар гаҗәп акция оештырдылар.

Туй алдыннан алар барлык чакырылган кунакларга туйга чакыру белән бергә үзләренең теләкләрен дә белдерделәр - чәчәкләр түгел, ә уенчыклар бүләк итәргә. Баштан чакырылучылар аңламый торсалар да, яшь парның уенчыкларны "Хыял" приютына бүләк итү теләген белгәч, бик теләп ризалаштылар. Бу хәлне безгә Аксубай приюты директоры Гөлнар Шарашева бәян итте. Яшьләр Казанда яшәсәләр дә, мөмкинлек туу белән, шимбә киче булуга да карамастан, балалар янына килгәннәр.
- Сруровларның игелекле эшен һәркем белергә тиеш, күңелләре яшь булса да, йөрәкләре киң. Барлык тату приют гаиләсе белән без аларның да балалары үзләре кебек игелекле булуларын теләдек.
Сруровлар үзләре бик тыйнак булып чыктылар һәм хәтта кадрга да керергә теләмәделәр. Шуңа өстәп, алар турында гәзит битләрендә яки сайтта язу да кирәк түгел иде аларга.
- Безнең фикерне башка яшьләр дә хупласынар дигән максат белән язсагыз гына инде. Чәчәк нәрсә ул - өч-дүрт көн бизәк булып тора да, шиңә. Чәчәк - вакытлыча шатлык, - дип саныйлар яшьләр. - Ә балалар күзләрендә чагылган бәхет... Уенчык бала өчен серен сөйләрдәй, уңышлары һәм авырлыклары белән уртаклашырдай дус булачак. Һәм шул дустын кочаклап бала ялгыз булмавын аңлаячак.

Нет комментариев