1 октябрьдән Россиядә чакырылыш кампаниясе старт ала. Ул 2017 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2017 елның көзге чакырылыш вакытында 110-120 мең егет армиягә юллама алачак. Ел саен хезмәткә алынучы россиялеләр саны елдан-ел кими бара. Бу демографик сәбәпләр белән дә, килешү нигездә хезмәт итү белән дә бәйле....
1 октябрьдән Россиядә чакырылыш кампаниясе старт ала. Ул 2017 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2017 елның көзге чакырылыш вакытында 110-120 мең егет армиягә юллама алачак. Ел саен хезмәткә алынучы россиялеләр саны елдан-ел кими бара. Бу демографик сәбәпләр белән дә, килешү нигездә хезмәт итү белән дә бәйле. Күп кенә егетләр хезмәтнең мондый төрен кулайрак күрә: акча да бар, дәүләт дәрәҗәсендә тәэмин итү дә. Республика буенча: быелгы көздә Россия армиясенең төрле гаскәрләренә Татарстаннан 4 меңнән артык егет юллама алачак. 2017 елның көзге чакырылыш кампаниясендә РФ Кораллы Көчләре сафына Аксубай районыннан 50гә якын егет китәчәк.
Нет комментариев