Бәйрәм белән, юл хезмәткәрләре!
Якшәмбе көнне Аксубай районының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең районда автомобиль юлларыннан кала башка юллар юк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов үзенең котлавында. - Аксубай районы юллары йөзләрчә километрларга сузыла. Юлчылар бүген аларны төзү һәм төзекләндерү белән мәшгуль. Юл эшләре сезоны - кызу...
Якшәмбе көнне Аксубай районының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Безнең районда автомобиль юлларыннан кала башка юллар юк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов үзенең котлавында. - Аксубай районы юллары йөзләрчә километрларга сузыла. Юлчылар бүген аларны төзү һәм төзекләндерү белән мәшгуль. Юл эшләре сезоны - кызу җәй айларына туры килә, менә шуның өчен дә торак пунктларга кадәр юллар салуда, юл өстендәге чокырларны ремонтлауда, күперләрне төзекләндерүдә бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләүче ир-егетләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Алар кышкы чорда да эшләрен намус белән башкаралар - үзләренә беркетелгән трассалар һәм урамнар һәрвакыт тәртиптә. Бәйрәм белән сезне, юл хезмәткәрләре, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм бәхет телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев