Балага куркыныч яный
Шундый исем астында "кайнар линия" оештырылган. Гражданнарга мөрәҗәгать итү өчен күбрәк мөмкинлек тудыру, мөрәҗәгатьләргә оператив йогынты ясау өчен ТР буенча РФ СК тикшерү идарәсендә "Балага куркыныч яный" телефон линиясе эше оештырылган. Линия номеры - 8 (843) 238-33-59 һәм кәрәзле элемтә абонентлары өчен - "123" кыска номеры. Линиягә хокуклары һәм канунлы...
Шундый исем астында "кайнар линия" оештырылган.
Гражданнарга мөрәҗәгать итү өчен күбрәк мөмкинлек тудыру, мөрәҗәгатьләргә оператив йогынты ясау өчен ТР буенча РФ СК тикшерү идарәсендә "Балага куркыныч яный" телефон линиясе эше оештырылган. Линия номеры - 8 (843) 238-33-59 һәм кәрәзле элемтә абонентлары өчен - "123" кыска номеры.
Линиягә хокуклары һәм канунлы мәнфәгатьләре бозылган бала яки яшүсмер, шулай ук балигъ булмаганнарга карата җинаять кылу оештырылган яки кылыначак гамәлләр турында хәбәрдар булган гражданнар мөрәҗәгать ит ала.
"Балага куркыныч яный" телефон линиясе тәүлек әйләнәсе эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев