«ВоОкВы» китапханә антикафесында «Лампа кичәсе» узды.
Антикафеда катнашучылар – китап уку белән мавыгучы, сәнгать дөньясын ачучы яшьләр. Алар бергәләп музыка тыңларга җыелдылар. Мондый мөмкинлекне дусларына Сетровлар гаиләсе тәкъдим итте.
Китапханә диварларында гадәти булмаган атмосфера хөкем сөрде, монда музыка һәм шигърият берләште. Катнашучылар Сергей Есенин, Борис Пастернак, Евгений Евтушенко, Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский, Виктор Цой, Владимир Высоцкий шигырьләрен укыдылар.
Кичәне интеллектуаль-күңел ачу программасы дәвам итте. Яшьләр интерактив уеннар уйнадылар, укылган әсәрләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашалар.
Нет комментариев