Агымдагы елда сыйфатсыз алкоголь кулланып агуланучылар саны 50 очракка кимегән.
Дәүләт хезмәтләре сайтында урнаштырылган ТР Роспотребнадзор идарәсенең ай саен бирелә торган хисабыннан аңлашылганча, 2017 елның 9 аенда 544 агулану очрагы теркәлгән, үткән елның шул ук чорында 593 очрак булган.
Әмма үлем белән тәмамланган агулану очраклары киресенчә арткан. 2016 елда ялган...
Агымдагы елда сыйфатсыз алкоголь кулланып агуланучылар саны 50 очракка кимегән.
Дәүләт хезмәтләре сайтында урнаштырылган ТР Роспотребнадзор идарәсенең ай саен бирелә торган хисабыннан аңлашылганча, 2017 елның 9 аенда 544 агулану очрагы теркәлгән, үткән елның шул ук чорында 593 очрак булган.
Әмма үлем белән тәмамланган агулану очраклары киресенчә арткан. 2016 елда ялган алкоголь кулланудан 172 кеше үлсә, агымдагы елның 9 аенда гына 203 кеше шул сәбәпле якты дөнья белән хушлашкан. Агуланучыларның төп өлеше - 18 яшьтән һәм өлкәнрәк. Үлүчеләр арасында ир-атлар - 78,7 процент. Үлем белән тәмамланган барлык агулану очраклары 18 яшьтән һәм өлкәнрәк кешеләр арасында теркәлгән.
Нет комментариев