Аңлап кабул итәргә һәм булышырга
Яңалыклар

Аңлап кабул итәргә һәм булышырга

Мюд авыл җирлегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең күчмә утырышы булып узды. Җирлек башлыгы Надежда Бокарева исәптә торган гаиләләрнең проблемалары турында сөйләде. Ул шулай ук алар белән профилактик эш алып бару хакында да бәян итте. Шул рәвешле, мәктәп, участок вәкиле, КДН һәм фельдшер белән уртак эш алып бару нәтиҗәсендә уңай...

Мюд авыл җирлегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең күчмә утырышы булып узды.

Җирлек башлыгы Надежда Бокарева исәптә торган гаиләләрнең проблемалары турында сөйләде. Ул шулай ук алар белән профилактик эш алып бару хакында да бәян итте. Шул рәвешле, мәктәп, участок вәкиле, КДН һәм фельдшер белән уртак эш алып бару нәтиҗәсендә уңай характеристика алган берничә гаилә исәптән төшерелгән. Калганнарына кагылышлы да уңай динамика күзәтелә. Ата-аналар алкогольгә бәйлелектән дәваланганнар, өйдә чиста, балаларының тамаклары тук, өсләре бөтен.

- Безнең өчен иң мөһиме - балаларның иминлеге һәм сәламәтлеге, - дип кабатлады балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия җитәкчесе Сергей Александров. - Гаилә корырга ниятләгән өлкәннәр, беренче чиратта, балалар табу һәм аларга лаеклы тәрбия бирү җаваплылыгын үз өсләренә алырга тиеш. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга. Аңлашыла ки, һәркем авыр тормыш хәлендә калырга мөмкин. Комиссия моңа охшаш гаиләләргә ярдәм итү өчен эшли дә инде.

Иске Мокшино мәктәбе директоры урынбасары Татьяна Бикулова уңышсыз гаиләләр белән профилактик эш алып бару хакында сөйләде.

- Безнең мәктәптә 154 укучы белем ала, - дип хәбәр итте ул. - "Куркынычлылык төркемендәге" барлык балалар да спорт секцияләренә йөриләр. Тулаем, белем бирү оешмасында мәктәптән тыш үзәк линиясе буенча җиде түгәрәк, ике спорт секциясе эшли, фән укытучылары да электив курслар алып баралар.

Мәктәптә балаларның укырга йөрүе һәр көнне исәпкә алына. Сыйныф җитәкчесе һәм директор урынбасары "Проблемалы балалар белән эш дәфтәре" алып баралар, анда барлык профилактик эшләр дә теркәлеп барыла. Каникуллар вакытында балаларның мәшгульлеге оештырыла. Җәй көне алар мәктәп яны лагерендә эшлиләр. Моннан тыш уңышсыз гаиләләрдән булган балалар шәһәр яны лагерендә ял итәләр.

Авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләр даими күзәтү астында. Тормыш шартларын ачыклау өчен өйләренә баралар, педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтәләр. Мәктәптә профилактика советы ата-аналар белән утырышлар үткәрә.

- Шунысы куандыра, мондый гаиләләрдә еш булуның нәтиҗәсе дә бар, ата-аналар спиртлы эчемлекләр кулланудан туктадылар, - диде Татьяна Анатольевна. - Яшәү шартларын яхшыртырга тырышалар. Балалар пөхтә киенгән, сәбәпсез дәрес калдырмыйлар. Ярдәмгә мохтаҗ балалар белән эшләүдә безнең төп караш - аңлап якын килү һәм булышу. Мәктәп укучылар һәм ата-аналар өчен генә түгел, ә тулаем авыл өчен тәрбия үзәге булды һәм булачак.

Утырыш барышында гаиләләргә торак мәсьәләсендә, торакка документларны хәл итүдә һәм башка проблемаларны чишүдә ярдәм күрсәтергә дигән карар кабул ителде.


Нет комментариев