Медиклар адресына рәхмәт сүзләре белән редакциягә педагогика ветераны, районда хөрмәтле кеше Анастасия Аркадьевна Малярованың кызы мөрәҗәгать итте.
Бу мөгаллимне бистәдә бөтенесе дә белә. Анастасия Аркадьевна 27 елдан артык Аксубай сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде.
Күптән түгел ул хастаханәгә эләгә. Бу хакта безгә, әнисен үлем тырнагыннан алып калганнары өчен табибларга рәхмәт сүзләре җиткереп, кызы Лариса сөйләде.
– 27 ноябрьдә әнине Казан шәһәренең республика клиник хастаханәсенә «инфаркт» диагнозы белән алып киттеләр. Бу хәл турында үзебез дә тиз генә белмәдек. Көндезге ике-өч сәгатьләр тирәсендә әнием үзен начар хис итә башлый. Йөрәк өлешендә кискен авырту сизә. Ул ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтырата һәм аңа “Көтегез. Тиздән килеп җитәчәкбез!”дип җавап бирәләр, – дип уртаклашты кызы Лариса.
Чакыруга килгән фельдшер Алевтина Водышева әнинең хәлен җентекләп сораша, кардиограмма ясый, кан басымын үлчи, укол ясый. Фельдшер табиб Раиса Галочкинага шалтыратып, пациентның хәле турында җентекләп хәбәр итә, табиб карарны шунда ук диярлек кабул итә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә әнине көтеп торып, шунда ук алга таба медицина ярдәме күрсәтү өчен Казанга алып китәләр. Аксубайдан Казанга кадәр юл 180 чакрым. Бу очракта һәр минут исәптә иде һәм аны ике сәгать вакыт эчендә республика клиник хастаханәсенә илтеп җиткерделәр. Әни фельдшер Александр Александровның Казанга кадәр юл буе система тотып баруы, ярдәм итүе һәм аның белән сөйләшүе турында җылы итеп сөйләде. Ә машина йөртүче Сергей Михеев юлда вакытны мөмкин кадәр азрак сарыф итү өчен барысын да эшли.
Бу могҗиза булмый, әнине бу кешеләрнең профессионализмы коткарып калды, мин һәм бөтен гаиләбез сезгә чиксез рәхмәтле, хөрмәтле медиклар. Сез безнең әнине үлем тырнагыннан коткарып калдыгыз, безнең сезгә игелекле гамәлегез, вакытында күрсәткән медицина ярдәме өчен рәхмәтебез чиксез.
Бөтен гаиләбез исеменнән әниебезне коткарган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, оперативлыгыгыз, оешканлыгыгыз һәм үзәк район хастаханәсе хезмәтләре арасында төзелгән үзара хезмәттәшлегегез сокланрлык. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Шулай ук Надежда һәм Иван Шугаевлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Яңа елда барыгызга да сәламәтлек телибез! Сезнең сизгерлегегез, пациентлар турында кайгыртуыгыз сезгә мең яхшылык булып әйләнеп кайтсын. Без сезнең алда баш иябез, хөрмәтле табиблар!
Нет комментариев