Яңа ел бәйрәмнәрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару күләме берничә тапкырга арта.
«Гринта» төбәк операторы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарды.
Чүп-чар җыю техникасына киртәләр тудырмас өчен, район халкыннан автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары һәм чүп-чар контейнерлары янында калдырмау сорала.
Даими контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү өчен 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр кизү торучы кайнар линия операторлары эшли. Аксубай районында кизү торучы диспетчерның элемтә телефоны + 79274301808.
Нет комментариев