Аксубайлылар мөселман командалары арасында волейбол турнирында җиңү яуладылар
Шәрбән яшьләр командасы Чирмешәндә узган мөселманнар арасында волейбол буенча традицион ярышларны яхшы нәтиҗә белән тәмамлады.
Ярышларда республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 12 команда катнашты. Шәрбән авылыннан спорт сөючеләр командасына тиңнәр булмады. Безнең волейболчылар Алабуга һәм Чаллы спортчыларыннан көчлерәк булып чыкты. Алар беренче урын өчен төп кубок, алтын медаль һәм диплом ияләре булдылар. Җиңү – соклануга лаек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев