Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай укучысы тарих буенча республика олимпиадасында призер булды

Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Анна Башатова тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында катнашып, зур уңышка иреште. Ул олимпиада призеры дип танылды.

Беренче турда катнашучылар тарихи проект һәм тарихи эссе яздылар. Икенчесендә укучылар Россия тарихының төрле чорлары буенча биремнәрне үтәделәр. Анна Башатова барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәде, үткәннәр турында яхшы белемен, вакыйгаларны һәм фактларны анализлый белүен күрсәтте. Республика олимпиадасында катнашучыларны Кәкре Күл мәктәбенең тарих укытучысы Наталия Купцова әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев