Аксубай сугышчы-десантчылары ГТО нормативларын тапшырдылар
Яңалыклар

Аксубай сугышчы-десантчылары ГТО нормативларын тапшырдылар

ГТО нормативларын тапшыру өчен мобиль мәйданчыкта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының чираттагы кабул итү булды.

Бу юлы физкультура буенча сынауларны «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре – ветеран-десантчылар узды.

Һәр яшь категориясенең үз нормативлары бар. Элекке сугышчылар – яхшы физик әзерлекле кешеләр. Алар бүрәнәдә күнегүләрне җиңел генә ясадылар, норматив таләп иткән кадәр тартылдылар. Элекке десантчыларның озынлыкка сикерү күрсәткечләре дә рекордлы нәтиҗә бирде.


Нет комментариев