Аксубай сөт тапшыручылары гаилә бюджетына файда китерү өчен ишегалды продукциясен саталар
Яңалыклар

Аксубай сөт тапшыручылары гаилә бюджетына файда китерү өчен ишегалды продукциясен саталар

Районның авыл җирлекләрендә хуҗалыклар сөт җыючыларга күбрәк продукция тапшырырга тырышалар – гаилә бюджеты да шуңа бәйле бит.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 февральгә районның шәхси секторы көн саен 29 тонна сөт сата. Продукцияне тапшырудан кергән акча – гаиләләр өчен сизелерлек финанс өстәмәсе.
Иске Ибрай халкы көн саен ике тоннадан артык сөт тапшыра. Бу авылда сөт терлекләре баш саны иң күп һәм ул хуҗаларга табыш китерә. Күрше – Яңа Ибрай авылында – 1400 килограмм, Карасуда яшәүчеләр 100 килограммга азрак тапшыра. Урмандеево, Емелькино, Иске Татар Адәмсуы, Яңа Кармәт, Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тоннадан артык сөт тапшыра. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, һәр җирле үзидарәнең сөт тапшыру күрсәткече арта бара.


Нет комментариев