Район сәнгать мәктәбе вокалчылары Казанда узган «Яз ритмнары» бөтенроссия сәнгать бәйгесендә берничә номинациядә җиңү яуладылар.
Айгөл Краснова һәм Ангелина Ильина дуэты «Туган як» номинациясендә (укытучы һәм укучы) 1 дәрәҗә лауреат булды. Вокалчыларның уңышын укытучы Дарина Сруртдинова да уртаклаша.
«Хыялчылар» вокаль ансамбле «Эстрада вокалы» номинациясендә (ансамбльләр) 1 дәрәҗә лауреат булып танылды. Укучыларны бәйгегә укытучы Айгөл Краснова әзерләде.
Фото: сәнгать мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев