«Казан әниләре» хәйрия оешмасы тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасының тәрбиягә бала алган әти-әниләре клублары җитәкчеләре белән очрашуда “Шәфкатьлелек берлеге” клубы рәисе Алена Муртазина да катнашты.
Аксубай “Шәфкатьлелек берлеге” клубы – республиканың иң яхшы иҗтимагый оешмаларының берсе, аның эшчәнлеге ата-ана каравыннан мәхрүм булган балалар, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Эшчәнлек чорында алар тарфыннан балалар тормышындагы авыр хәлләрне чишү, балаларның ялын кызыклы итеп оештыру, аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү буенча шактый тәҗрибә туплаган.
Алена Муртазина республика коллегаларына клуб эшчәнлеге турында сөйләде, эштәге уңышлары белән уртаклашты. Очрашу иркен аралашу мохитендә узды, тәрбиягә бала алган гаиләләр клублары җитәкчеләре аксубайлыларның тәҗрибәсен бик кыйммәтле дип таптылар.
Фото: “Шәфкатьлелек берлеге” тәрбиягә бала алган гаилә клубы архивыннан.
Нет комментариев