Аксубай районында бөртекле культуралар 56 процентка суктырылган
Яңалыклар

Аксубай районында бөртекле культуралар 56 процентка суктырылган

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю комплекслары ритм белән эшли.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, 7 июльгә планлаштырылган 38289 гектарның 21500 гектардан артыгыннан (56 процент) бөртекле культуралар суктырып алынган.

Көзге арышны, борчакны суктыру тәмамланган, гомуми мәйданның 97 процентыннан – көзге арыш, 66 процентыннан арпа җыеп алынган.

51533 тонна бөртекле культуралар суктырылган, кичә генә игенчеләр басулардан ындыр табакларына һәм складларга 2286 тоннадан артык ашлык җибәргәннәр.


Нет комментариев