Аксубай районы укучысының чираттагы казанышы
Яңалыклар

Аксубай районы укучысының чираттагы казанышы

Яңа Тимошкино төп мәктәбе укучысы Ангелина Павлова күп тапкырлар фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә – район һәм республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Ангелинаның чираттагы казанышы – өлкән сыйныф укучылар арасында "Минем гаиләм – минем байлыгым" республика рәсемнәр бәйгесенең район этабында 1 урын.
Җиңүче дипломын Ангелинага, кичә Аксубай үзәк паркында узган Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәмдә тапшырдылар.


Нет комментариев