Кәкре Күл урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары “Акбарс страхование” иминият компаниясенең Аксубай филиалы җитәкчелеге белән очраштылар.
Алар белән “Финанс дисциплинасы һәм үз-үзеңне мотивацияләү” темасына дәрес үткәрелде.
–Әлеге дәрес финанс грамоталылыгына өйрәтү кысаларына керә, – ди мәктәп директоры Наталия Купцова. – Мәктәптән киткәндә, безнең тәрбияләнүчеләр акча белән идарә итә белергә, чыгымнарга акыллы карарга тиеш. Бу аларга уку елларында да, өлкән яшьтә дә, мөстәкыйль тормышта да кирәк булачак.
Нет комментариев