Аксубай районы кешесеннән патроннар һәм дары йолып алынган
Яңалыклар

Аксубай районы кешесеннән патроннар һәм дары йолып алынган

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге законсыз рәвештә корал сатып алу һәм саклау факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Оператив-эзләү чаралары барышында 42 яшьлек район кешесе йортында утлы коралга патроннар белән патронташ һәм ау дарысы белән металл банка табылган.
– Экспертиза үткәрелде, тикшерү бара. Суд әлеге фактка хокукый бәя бирәчәк, – дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев.


Нет комментариев