Аксубай музыкантлары халыкара бәйге лауреатлары булдылар
Яңалыклар

Аксубай музыкантлары халыкара бәйге лауреатлары булдылар

Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре Әлмәттә узган Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» Халыкара фестиваль- бәйгесендә зур уңыш белән чыгыш ясадылар.

Фортепианода башкаручылар арасында Варвара Панюкова I дәрәҗә лауреат, Софья Колесникова III дәрәҗә лауреат булды. Икесе дә Галина Сруртдинова укучылары.
Зәйнәп Сәлихова тәрбияләнүчесе Анна Миронкина III дәрәҗә лауреат булып танылды. Кызлар лауреат дипломнары алдылар, остазларга педагогик осталык өчен дипломнар тапшырылды.
Фото: балалар музыка мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев