Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай музее сессиядә катнашучыларның игътибарын иҗат күргәзмәсе белән җәлеп итте

Район Советының йомгаклау утырышына әзерләнгән Аксубай туган якны өйрәнү музееның «Халык мәдәниятенең чишмә башы» күргәзмәсен лаеклы бәяләделәр.

– Чигү кешеләрне тумыштан ук озата бара: сабыйга саклаучы бизәкләр төшерелгән чигелгән кием кигезгәннәр, – дип сөйләде кунакларга музей директоры Наталия Куштукова. – Бәйрәм һәм көндәлек киемнәрне, оекбашларны да бай чигү үрнәкләре белән бизәгәннәр, чигү шулай ук өй бизәлешендә дә кулланылган.
Күргәзмәгә килүчеләр кул эшләре белән таныштылар, чигү бизәкләренең матурлыгына сокландылар, һәр халыкның бу сәнгатьтә үз чагылышын һәм милли үзенчәлекләрен табуын билгеләп үттеләр.
Туган якны өйрәнү музеенда халык иҗатының бу юнәлеше саклана һәм үсеш ала. Учреждение хезмәткәрләре сувенир яулыклары ясыйлар һәм эштә чигү машинасын кулланып, үз брендларын ясарга уйлыйлар.
Фото: Туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев