Бүләкне Станислав Зайцевка Җирле үзидарә көненә багышланган республика тантанасында тапшырдылар.
22 апрельдә «Корстон» ДТРК мәйданчыгында Татарстан районнары һәм шәһәрләре муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү чарасы узды.
Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев